erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төрмәдән качкан, имеш ...

Тулды дөнья ялган белән

Бәйрәмнәрне матур гына уздырып, балаларны хәерле юллар теләп озатып калган идек. Озак та үтмәде, ишекләрегезне бикләп ятыгыз, безнең якларда төрмәдән качкан кеше үтерүче йөри икән , дип шалтыраттылар болар. 

Кем әйтмешли , мин куркак түгел, әмма ишекне ике кат бикләдем үзе. Сакланганны Ходай саклармын дигән бит.

Икенче көнне эшкә чумып бу шикле хәбәр онытылган да иде. Тик... ватсапка теге кешенең фотосы белән язу да килеп төшкәч, мин район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиевка шалтыратырга булдым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Бөтен җаваплылыкны үз өстемә алып әйтәм, ялган хәбәр бу , - диде Айдар Рашатович. - Мин республика буенча эчке эшләр министрлыгына да, хәбәрдә күрсәтелгән Ульян өлкәсенә дә чыктым. Төрмәдән берәү дә качмаган, бу социаль челтәрләрдә таралган чираттагы ялган.

Айдар Рашатович бик укымышлы кеше. Күп вакыт сөйләшкәндә даһиларның цитаталарын китерергә ярата . Бу юлы да Уинстон Черчилльнең:  "Дөреслек ыштанын кигәнче, ялган ярты дөньяны әйләнә", - дигән сүзләре белән нокта куйды ул.

Ә мондый хәбәр таратучыларны кисәтәсе килә. Гайбәт тараткан өчен җавап бирдертергә дә мөмкиннәр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балаларнын язгы каникулы житэ. Каникул саен нидер чыгаралар инде, балалар урамда йормэсен, ойдэ утырсыннар очендер инде.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X