erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең төзекләндерелгән тулай торагы ачыла

Хәзер педагогия көллияте читтән килгән 158 студентны яшәү урыны белән тәэмин итә алачак

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Арчада педагогия көллиятенең тулай торагын реконструкцияләү төгәлләнде. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе студентлар яшәү өчен тәгаенләнгән объектка уңай бәя биргән. Бина заманча таләпләргә туры килә. Бу хакта Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хәбәр итә.

Проект буенча, «Арча педагогия көллияте» һөнәри белем бирү автономияле оешмасының 2 нче тулай торагының ике катлы бинасына мансард каты төзелгән, шулай ук өч катлы янкорма сафка бастырылган. Бинаның гомуми мәйданы 3482,6 квадрат метр.

Яңа бинаны ачканнан соң, педагогия көллияте читтән килгән 158 студентны яшәү урыны белән тәэмин итә алачак. Элек монда 96 кеше яши ала иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уңайлы торак бүлмәләр 14-18 яшьтәге 2-3 студентка исәпләнгән. Тулай торак катларында яңа бәдрәф һәм душ бүлмәләре бар. Шулай ук тәрбияче, шәфкать туташы, процедура бүлмәсе һәм авырган кешене хастаханәгә алып киткәнче вакытлыча изоляциядә тоту өчен бер урынлы палата да каралган.

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә булачак башлангыч сыйныф укытучылары белем ала, алар бирегә республиканың бөтен районнарыннан һәм шәһәрләреннән килә. Элек студентлар фатир арендалап торырга мәҗбүр иде. Шуңа күрә тулай торакта яшәү өчен өстәмә 62 урын будыру белем бирү оешмасы өчен мөһим һәм истәлекле вакыйга. Хәзер студентлар торак белән тәэмин ителәчәк.  

https://tatar-inform.tatar/news/science/14-09-2020/tukay-isemend-ge-archa-pedagogiya-k-lliyatene-t-zekl-nderelg-n-tulay-toragy-achyla-5771331

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X