erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тышкы ягында бер нәрсә язылган, сыйфаты бөтенләй икенче

“Беркөн кибеттән капта сыер мае сатып алдым. Майлылыгы 82 процент, диелгән. Ачып ашап карасам – маргарин инде”.

Кибетләрдән сатып алган продуктлар еш кына шулай аптырашта калдыра. Тышкы ягында бер нәрсә язылган, сыйфаты бөтенләй икенче. Әлеге очракка килгәндә, сыер маен ничек сайлап алырга? Бу сорау белән без Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Барыбыз да сыер мае ашыйбыз. Алар кибетләрдә бик күп төрле. 2021 елның апрелендә дәүләт алкоголь инспекциясе дегустация үткәрде. Анда төрле җитештерүчеләрнең сыер майлары куелган иде. Сыер мае ул сөтне күпертү нәтиҗәсендә алынган тулысынча сөт продукты. Составында 15-20 процент су һәм 80-85 процент май була. Бүген сатуга төрлеләре чыгарыла: аз калорияле, тоз белән, тозсыз һәм башкалар.

– Шулар арасыннан ничек сыйфатлысын сайлап алырга?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Беренчедән, сатып алу алдыннан аның ничек дип аталганына игътибар итегез. Җитештерүче зур итеп “масло” һәм “сливочное”, ә вак хәрефләр белән “растительное” дип язып ялгыш фикер тудырырга мөмкин. Нәтиҗәдә, бик үк игътибарлы булмаган кеше май түгел, ә маргарин сатып ала. Шуңа яхшылап карагыз, чын сыер мае булганда тышында нәкъ менә “сливочное масло” яки “масло из коровьего молока” дип языла. Икенчедән, составын укыгыз. Анда каймактан (сливки) тыш бернәрсә дә булырга тиеш түгел. Кайбер очракта “состав” булмый. Борчылмагыз, ул вакытта кап тышына “каймактан әзерләнгән” дигән сүзләр языла Өченчедән, кап сытылмаган, янчелмәгән булырга һәм ул кибет киштәсендә этикеткада җитештерүче күрсәткән температурада сакланырга тиеш. Әгәр май өстендә үтә күренмәле  ачык сары элпә булса, ипигә сыларга кирәкми, шул элпәне алып ташлап, әйбер пешергәндә генә кулланыгыз. Сыер мае сатып алганда аның кайчан җитештерелгәнен һәм күпме вакытка кадәр сакларга мөмкинлеген дә карарга онытмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X