Очрашу әнә шундый исемдә үтте.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү идарәсе "Шәфкатьлелек үзәге"нең көндезге бүлегендә мәдәният чараларын оештыручы Венера Закирова "Урман ул һәркемгә урын җитәрлек өй" дигән музыкаль дәрес оештырды.
Башта чарада катнашучылар күзләрен каплап, яфрак шаулавын, кошлар сайравын, аяк астында агач ботаклары кыштырдавын тыңладылар. Урман турында яраткан җырларны да тыңладылар. Урман тавышы- музыкасы төрле уен кораллары уйнавында да ишетелде.
Ә дәреснең иң әһәмиятле өлеше "Арча урманчылыгы" җитәкчесе урынбасары Илсөяр Хәйруллина белән очрашу булды. Ул урманчы эше турында сөйләде. Ничек итеп агач утырталар, үстерәләр, исәп алып баралар, урманны янгыннан саклыйлар һ.б. Аннан соң Илсөя апалары Арча урманы турында китап бүләк итте. Очрашу бик эчтәлекле булды.
Нет комментариев