erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Курса егете Рәниф Россия беренчелеге өчен көрәшәчәк

       5-7 март көнне Алабуга шәһәрендә «Татарстан яшьләре” газетасы призына 2002-2003 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге  узды.  Ярышларда тренерлар Зарипов Фәнис һәм Галиев Рәис җитәкчелегендә Арча районы җыелма командасы да катнашты. 


        Нурисламов Раниф (тренеры Әхмәдиев М.Г.) 65 кг га кадәр үлчәү авырлыгында барлык көндәшләрен дә җиңеп чемпион булды һәм Россия беренчелегенә барырга юллама отты.   45 спортсмен  бил алышты бу  үлчәү категориясендә..

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Раниф Урта Курса авылы егете, Арча педагия көллиятендә белем ала. Ул инде 2018 нче елда Татарстан беренчелеген отып, Рәсәй беренчелегендә чемпион булып калган егет. Рәнифкә быел да  Россия чемпионы титулын яклау насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
       Авыр үлчәүдә Сарай-Чокырча егете Мухарлямов Айдар 3 нче урында калды. Айдар бүгенге көндә Арча агросәнәгать көллиятендә укый. Тренеры Әхмәдиев М.Г.  75 кг га кадәр үлчәүдә Һадиев Марат  (Арчаның 6 номерлы мәктәбе, тренеры Лотфуллин Т.А.) 5 нче урында калды. Арча районы командасы 42 команда арасында 7 нче урында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X