erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Пошалым сәхнәсендә шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар

26 мартта Арча районында Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланып китте

ШТК (КВН) Лигасы ике турда уза. Дүрт авыл җирлегендә уздырылган сайлап алу этапларыннан соң, район мәдәният йорты сәхнәсенә иң көчле командалар чакырылачак.

28 март көнне шаян һәм тапкыр райондашларыбыз Урта Пошалым мәдәният йортына җыелды. Үрнәк, Төрнәле, Күлтәс, Казанбаш, өч Пошалым, Иске Кырлай һәм Апаз авыл җирлегеннән "Каен тузлары", "Безнекеләр", "Чыбык очы туганнар", "Әп-әз" командалары чыгыш ясады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәхнәдә юмор, гаилә кыйммәтләрен чагылдыручы чыгышлар, җыр-бию югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Тамаша кылырга килүчеләр тарафыннан да рухи ярдәм бик көчле булды.

"Бүген без икенче авыл җирлегендә. Һәр җирлектә үзенчә үзенчәлекле чыгышлар. Алар бер-берсен кабатламый. Биредә чыгыш ясаган һәр командага рәхмәтемне җиткерәм. Кыска вакыт аралыгында командаларны туплап, бүген безгә күңелле чыгышлар бүләк иттеләр", - диде район мәдәният йорты директоры Рамил Мөхетдинов.

Сайлап алу турларының чираттагылары 4 апрель (Утар-Аты мәдәният йорты) һәм 9 апрель (Иске Чүриле мәдәният йорты) көннәрендә булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X