erid:2VtzquqpS7d
Урта Пошалым юлында авария булган
Арча яңалыклары

Урта Пошалым юлында авария булган

Бәйрәм көннәре кайбер райондашларыбыз өчен аянычлы узган.

 

Арча ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, 10 майда Казан-Малмыж-Урта Пошалым юлының 2 нче чакрымында 1996 елгы Лада-210740 автомобиле йөртүчесе борылышта төп юлдан хәрәкәт итүче 1993 елгы йөртүче идарә иткән Лада-Калина машинасына юл бирми, нәтиҗәдә ике машина бәрелешә. Нәтиҗәдә, Лада Калинада утырып баручы 2019 елгы бала тән җәрәхәтләре ала. Әлеге һәлакәт буенча тикшерү эшләре бара.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев