erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урын өстендә ятучы әтисен үтергән

61 яшьлек ирне 14 елга төрмәгә утыртканнар.

2018 елның декабрендә төнлә ир үз өендә спиртлы эчемлекләр эчкән. Ятып кына торган 86 яшьлек авыру әтисе аның ашатуын үтенеп сораган. Тик улы аны ашатырга ашыкмаган. Ул аңа өч тапкыр суккан, күкрәк сөякләрен сындырган. Соңрак мендәр белән буып үтергән.

Җинаятен яшерер өчен ул дәваханәдә әтисенең үлеме турында белешмә алырга маташкан. Бу документ пенсионер картны суд-медицина экспертизасы үткәрмичә генә җирләргә мөмкинлек бирер иде. Тик медицина учреждениесе белешмә бирүдән баш тарткан, мәет тикшеренүгә җибәрелгән. Экспертлар үлемнең көч куллану сәбәпле булуын ачыклаган.

Башкортстанның Югары суды ирне 14 елга төрмәгә утырту турында карар чыгарган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Urin-stend-ge-tisen-terg-n-167569/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X