erid:2VtzquqpS7d
Ут эчендә
Арча яңалыклары

Ут эчендә

Янгынчылар хезмәте сокланырлык.

Алар Арчаның Островский урамындагы янгынны сүндерүдә зур батырлык күрсәттеләр. Бу турыда янган йортның хуҗалары һәм туганнары әйтеп тора.

-- Без янгынны сүндерүче егетләргә сокландык, -- диләр алар. -- Лычма су булдылар, ут эченә кереп китәләр... Бу бит зур батырлык! 

Янгын вакытында эшләгән каравыл җитәкчесе Рөстәм Салихов шулай ук янгынчы егетләргә рәхмәт әйтә.

-- Нинди кыен шартларда эшләргә туры килде, -- дип сөйләде ул. -- Урамның бер башы тупик, аннан кереп--чыгып булмый. Су ерак. Машиналар суга 5нче гиманзиягә кадәр  чаптылар. Күрше йорты янган объектка бик якын. 1,5 м ераклыкта. Җитмәсә җил уйнап алды. Ә барыбер дә янгынга җәелергә ирек бирмәдек. Афәрин егетләр! Аларга бик зур рәхмәт.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев