erid:2VtzquqpS7d
Үзебезнең районда да менә дигән һөнәрләрне алып була
Арча яңалыклары

Үзебезнең районда да менә дигән һөнәрләрне алып була

Уку йортлары белән танышулар бара.

 Арча аграр - сәнәгать һөнәр  көллиятендә "Ачык ишекләр көне" булды. Чарага Арча һәм якын-тирә районнарның 9нчы сыйныф укучылары килде.. Булачак абитуриентларгкөллият  белән таныштылар, укытучыларга һәм  студентларга сораулар бирделәр, уку йортының эчке дөньясын тойдылар. Әлеге чараны уздыру алдыннан көллият  укытучылары һәм хезмәткәрләре укучыларга көллият  турында мәгълүмат җиткерү максатыннан мәктәпләргә алдан барып һөнәри юнәлеш бирү буенча эш алып бардылар. Кунакларны сәламләү сүзе белән көллият директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миңнефәр улы мөрәҗәгать итте.
 Аннары укучылар  алдында. район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Абдуллин Марат Рәүф улы чыгыш ясады.
Тантаналы өлештән соң укучылар уку остаханәләре белән таныштылар, мастер-классларда һәм тулай торакта булдылар.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев