erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзенә үзе бүләк ясаган

Арчадан Ринат Сафин быел тагын 2018 елда булган үзенчәлекле рекордын кабатларга булды.

Арчадан Ринат Сафин быел тагын 2018 елда булган үзенчәлекле рекордын кабатларга булды.

Хәтерләсәгез, 4 ел элек, шулай ук август аенда беренче тапкыр берүзе ачык сулыкта 3 километр араны 1 сәгать тә 4 минутта йөзеп килеп, үзенчәлекле рекорд куйган иде. Быел бу ара 150 метрга артты, әмма вакыты үзгәрмәде: 1 сәгать тә 4 минут!

– Башта 5 километр йөзәргә уйлаган идем, күбрәккә китүе бар, йөрәккә авырлык килер, дип курка калдым. Ни дисәң дә, 61 яшь бит, – диде Ринат. –МЧС хезмәткәрләре лодка белән яннан бардылар. Куркынычсызлык кагыйдәләре тулысынча үтәлде. Тик аларның лодкаларын җил гел читкә алып китте. Быел җиле дә бар иде. Алар артларыннан мин дә йөзәм. Аннан болай булмас, дип каршыдагы бер агачны шуңа кадәр җитәргә кирәк була, дип үземә максат итеп билгеләп куйдым.

– Ринат, элеккесеннән 4 ел вакыт үткән. Яшь тә алга бара бит.

– Хатын да сезнең кебек юләрләнмә, паспортыңны кара, дигән иде. Мин үземне тагын бер кат сынап карарга булдым. Улым Азат соңыннан: ”Булдырасың, әти”, – дигәч, күңелләр күтәрелеп китте, үземне күпкә яшь итеп сиздем.  Аннан узган ел мин пенсионерлар спартакиадасында да йөзү буенча республикада өченче урынны алган идем. 14 команда катнашты. Зур шәһәрләрдән дә килгәннәр иде. Бу йөзүгә ул да этәргеч булгандыр, дип уйлыйм.

– Бер дә әзерлексез генә бу адымга бармагансыздыр инде?

– Мин элек-электән йөзү белән шөгыльләнәм. Авыл хуҗалыгы институтында укыганда йөзүгә йөрдем. Төнлә кайтам. Аның ул чакта юньләп ашарына да юк бит әле. Корсакны тутырыр өчен 2шәр стакан су эчәм дә, тамак ачканны басам. Шул йөзү дип авылга да еш кайтып, кызлар артыннан да йөреп булмады. Тулысынча үземне шуңа багышладым. Чөнки анда да ихласлык булырга, тулысынча шуңа күңел бирелергә тиеш. Даими рәвештә Арчада бассейнда йөрдем. Элек оешмалар арасында спартакиадалар үтә иде. Йөзү буенча алдынгылыкны бирмәдем. Шуңа артык азапланырлык булмады. Дөрес, әзерләндем. Көн аралаш йөздем. Баштарак бирештем дә кебек тоелды. 100 метр китәм дә, хәл бетә. Әмма минем башлаган эшне ахырына җиткермичә туктап кала торган гадәтем юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ринат, нәрсә өчен бу йөзүне август аена калдырасыз? Теге юлы да шушы айда булды, бу юлы да 12 августта үтте.

– Аның сәбәпләре бар. Бер генә дә түгел, дүртәү. Беренчедән, төзүчеләр көне. Мин “Энергосервис” ширкәтендә юрист булып эшлим. Физкультурачылар көне. Йөзүдә даими катнашам, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Авиация көне. Армиядә Липецкта авиациядә хезмәт иттем. Һәм соңгысы – туган көнем. Үземә үзем бүләк ясадым. Үземне сынап карап, булдырам икән, дигән фикергә килә алу – зур бүләк инде ул.

– Яшьләргә дә үрнәк бит бу.

– Әлбәттә. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән вәкилләр дә бар иде. Киләчәктә моны район күләмендә оештырырга кирәк икән, дигән фикергә килделәр. Дөрес, җайлы гына эш түгел ул. Бик күп эзерлек һәм куркынычсызлык кагыйдаләрен саклауны сорый. Әмма тырышып карарга була. Ачык суда йөзәргә теләүчеләр булыр дип уйлыйм.

– Җанатарлар бар идеме соң?

– Аларсыз булмый. Көч-куәт биреп торырга якыннарың булу бик зур роль уйный. Эчке эшләр органнары ветераннар советы рәисе Һашим Гарапшинның мактау сүзләре тагын да дәртләндереп җибәрде. Хезмәттәшләрем, дусларым, гаиләм дә шунда иде. Мондый көчле җанатарлар булганда берничек тә бирешеп булмый. Соңыннан бергәләп җиңүне “юдык”. Улым бәлеш алып килгән иде. Бергәләп бәлеш ашап чәй эчтек. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X