erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вакцина ясатуылар Татарстанда битлексез йөри алачакмы?

Бу сорауга Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән прививка ясаткан кешеләр өчен җәмәгать урыннарында битлек кию режимын гамәлдән чыгару мөмкинлеген карамыйлар, дип яза "Татар-информ" МА Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина га сылтама белән.

"Әлегә вакцинация авыруның булмаячагына 100 процент гарантия бирмәү сәбәпле, битлек режимын гамәлдән чыгару каралмый. Әгәр чир йокса, бу я җиңел форма, я симптомсыз булачак, дип әйтәбез. Һичшиксез авыр формалары, авырудан соң сәламәтлек какшау һәм үлем очраклары булмаячак. Җиңел яки симптомсыз авырган кеше ниндидер этапта инфекция чыганагы булырга мөмкин. Шуңа күрә прививка ясаткан кешеләр дә битлек кияргә тиеш", — дип аңлатты спикер.

Авдонина искәртеп узганча, беренче һәм икенче прививка арасында, шулай ук икенче прививкадан соң, ким дигәндә 14 көн дәвамында битлек киеп йөрергә кирәк, чөнки "иммунитет әле формалашмаган, һәм кеше авыру йоктырырга мөмкин".

"Коллектив иммунитет 60 процент кеше вакцинация узгач кына булачак. Бүгенгә бу санга ирешелмәгән" , — диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, 13 майга Татарстанда 282 858 кеше вакцинация узган, шуларның 192 658е прививканың икенчесен дә ясаткан.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/vaktsina-yasatuylar-tatarstanda-bitleksez-yri-alachakmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X