erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы» проектын тормышка ашыра башлыйбыз

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең "Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы Арча Укучылар Сарае белән берлектә «Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы» проектын тормышка ашыру өчен Президент фонды грантын отты.

Проектның төп максаты- велотуризм спорты белән системалы рәвештә шөгыльләнүче район балалары һәм яшьләре санын 100 кешегә җиткерү һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә велотуризмны үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру. Грант акчасына велосипедлар сатып алыначак. Арча шәһәре стадионы территориясендә велотуризм белән шөгыльләнү өчен мәйданчык әзерләнәчәк. Проект кысаларында, 2021 елның 1 мартыннан 31 июленә кадәр велосипедны фигуралы йөртү буенча мастер-класслар, дәресләр, ярышлар үткәрү планлаштырыла. Шулай ук велосипедларда походлар оештырылачак. Проектта Арча районында яшәүче 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәр теләгән бала катнаша ала. Мастер-класслар Арча уукучылар сарае спорт залында һәр атнаны шимбә көнне узачак, ә май аеннан дәресләр стадион территориясендә велополигонда үткәреләчәк . Барлык теләүчеләрне «Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы" проектында катнашырга чакырабыз. 

#ФондПрезидентскихГрантов     

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

#велотуризмвыбормолодыхарска  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X