erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вирус ЕСны таркатырга мөмкин

Әгәр коронавирустан, күбрәк каза күргән илләргә теләктәшлек күрсәтмәсә Европа Союзы таркалырга мөмкин.

Испания премьер-министры урынбасары Пабло Иглесиас шулай дип белдерде.

         Вице-премьер белдерүенчә, әлеге вакытта ЕСның көньяк һәм төньяк илләре арасында финанс ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә теләктәшлек юк. Иглесиас Португалия һәм Италия министрлары белән бергә минималь база кереме кертеп, кешеләргә акчалата ярдәм күрсәтә башларга чакыра. Бу Европа стандартларын урнаштыру һәм куллануны яклау өчен кирәк, ди ул.

         Коронавирустан иң күп каза күргән Испания, каза күргән илләргә ярдәм фонды күләмен билгеләү өчен, ЕС саммитын киләсе айда үткәрергә чакыра. Әлеге көннәрдә бу сумма 1,5 трлн. евро күләмендә булырга тиеш дип күзаллана.

         Минималь керем күләме – ул пандемия аркасында керемнәре түбән төшкән кешеләргә ай саен түләнергә тиешле билгеле сумма. Европа комиссиясе блокта әгъза булып торган һәр илгә күпме минималь керем кулланырга кирәк булачагын билгеләргә тиеш.  Әйтик, илдәге уртача эш хакына карап. Елына 19 процент эшсезлек көткән Испания – бу ярдәмгә дәгъва итүче төп илләрнең берсе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Әйткәндәй, Финляндиядә шартсыз база керемен кертү буенча ике еллык тәҗрибә уңышсыз тәмамланган. Асылда, анда акчаларны бушлай тарату хезмәт базары үсешенә йогынты ясый алмаган.  Шуңа да, аның нәтиҗәсез булуы сәбәпле, Финляндия хөкүмәте шартсыз база керемен кертү идеясеннән ваз кичкән.

         Ә Испания властьләре майда база кереме концепциясен планлаштыру белән мәшгуль. Пособие күләме әлегә билгеләнмәгән, әмма фаразларга ярашлы, аның суммасы 500 евро булуы ихтимал.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Virus-ESni-tarkatmagae-268688/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X