erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Владимир Путин май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне ял көне итү турында карар имзалады

Өстәмә ял көннәре барысы да эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы саклана торган ял көне итеп билгеләнде.

Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә 2021 елның маенда эшләми торган көннәр билгеләү» турында карар имзалады. Шулай итеп 1 майдан 10 майга кадәр көннәр (бу көннәрне дә кертеп) ял көннәре итеп игълан ителә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, әлеге карар нигезендә, өстәмә ял көннәр өчен эшләүчеләрнең хезмәт хакы түләнә торган була.

«Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны киметү тенеденциясен саклау һәм Россия гражданнарының сәламәтлеген ныгыту максатында, карар кабул итәм: 2021 елның 4 маеннан 7 аена кадәрге көннәрне, эшләүчеләрнең хезмәт хакын саклап, эшләми торган көн итеп билгеләргә», диелә Путин имазалаган документта.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итү тәкъдимен хуплавы билгеле булган иде.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре. 1 май шимбәгә туры килү сәбәпле, 3 майга күчерелә. 9 май якшәмбегә туры килү сәбәпле 10 майга күчерелә.

  https://tatar-inform.tatar/news/society/23-04-2021/vladimir-putin-may-b-yr-mn-re-arasyndagy-k-nn-rne-yal-k-ne-it-turynda-karar-imzalady-5820967

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X