Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Вольерны ачуга 7 эт балага ташлана

    Бик кызганыч хәлләр.

    Балаларга игътибар булмый

    Бу хәл 2 гыйнвар көнне Ивантеевка шәһәрендә шәхси йортта булган, дип яза Шәһри Казан.

    31 декабрь көнне өч баласын ялгызы тәрбияләүче хатын танышына Яңа ел каршыларга бара. Өч хатын һәм өч ир-ат берничә көн рәттән бәйрәм итә.  Балаларга игътибар бөтенләй булмый.

    Реклама

     

    11 яшьлек олы малай хуҗаларның этләрен ашатырга чыга. Вольерны ачуга, җиде ач эт аңа ябырыла. Берникадәр вакыттан соң, өй хуҗасының танышы ишегалдына чыга һәм канга баткан баланы күреп ала, ул инде исән булмый.

    Полиция килгәндә, баланың исерек әнисе улы белән нәрсә булганын да аңларлык хәлдә булмый

    Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/nise-byrm-itknd-balasyn-et-talap-tergn

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: