erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халыкның бердәмлеге нәтиҗәсе

​​​​​​​Узган шимбәдә Казанка авылында зур тантана булды – яңа төзелеп сафка баскан мәчет ачылды.

Узган шимбәдә Казанка авылында зур тантана булды – яңа төзелеп сафка баскан мәчет ачылды.

Авылга кергәндә юлдан ук күренеп тора ул. Тирә-юне ул көнне өлкәннәр белән генә түгел, яшьләр, балалар белән дә тулган иде. Кечкенә генә бу авылда каян килгән шуның кадәр халык? Бу фикерем белән янымда басып торган ханым белән уртаклаштым.

– Бетеп килгән авыл, диләр. Юк, бетмәячәк әле ул. 25 йорт бар биредә. Барысында да яхшы тормыш белән яшиләр. Шунысы сөендерә, әти-әни нигезенә яшь гаиләләр кайтып урнаша, – диде танышым.

Шушы авылда туып-үсеп, хәзер Балтачта яшәүче Рәйсә ханым Шәяхмәтова булып чыкты ул. Мәдрәсәдә укып дини белем алган, Балтачтан Сурнарга килеп укытып йөргән. Укучылары быел шаһадәтнамәләр алып чыккан.

– Сурнарда минем урынга дини белем бирергә укучыларым бар. Ә мин Казанка мәчетенә киләм. Дини белем үзләштерергә теләүчеләр исемлеге әзер инде. Алар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бар, – диде Рәйсә ханым. – Укыттым һәм укытачакмын. Балтачтан килеп йөрү дә куркытмый мине.

Әле кайчан гына Казанка мәчетенә ай кую тантанасында катнашкан идек. Хәзер мәчет үзе ишекләрен ача.

– Бу халыкның бердәм булуын күрсәтә, – диде Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин. – 3 ел элек Арчага кайткач мәчетләр белән танышып йөрдем. Ярты юлда калган Казанка мәчетен күреп күңелем төште. Рамазан аенда таравих намазында гел шул хакта уйладым. Аллаһы Тәгалә насыйп итте. Казанка халкы кебек бердәм халык күргән юк иде. Социаль челтәрдә үзләренең төркемнәрен булдырдылар. Шунда мине дә керттеләр. Бөтен башкарылган эш, алынган әйбер турында халык алдында хисап тотып бардылар. Бар нәрсә ачык булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         – Бөтен авыл ярдәм итте. Казанканың үзендә кеше күп түгел, әмма башка җирләрдә яшәүчеләр дә читтә калмады. Зур суммалар бирүчеләр дә табылды. Камил Низаметдинов башлап йөрде. Һәм шундый матур бина килеп чыкты. Сез эченә кереп карагыз. Искиткеч ул. Аскы катка да төшәргә онытмагыз.  Мәдрәсә анда, – диде горурланып Марсель Низаметдинов.

Дин йортын ачу тантанасы Коръән аятьләре белән башланып китте. Сүз Казаннан килгән кунак Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәровка бирелде.

       – Узган атнада Арча районының Яңа Ашыт авылында бер мәчет ачкан идек инде. Бүген икенчесе үзенә чакырып тора, – диде ул. – Аңа һәр кеше өлеше кергән,  бөтенесе көйләнгән. Мәдрәсәсе дә бар. Хезмәте дәвамлы булсын, халык җанына рухи азык бирә торган урынга әверелсен. Һәрвакыт азаннар яңгырап торсын. Аның бизәге булып без торабыз. Йөрегез бергәләшеп, намазлар укыгыз. Ерак барасы юк, юл уңаенда гына.

– Бик тырыш халык яши бу авылда. Нәтиҗәсе дә күз алдында, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм истәлек бүләге итеп бик матур эшләнгән шамаиль  тапшырды.

          – Әйе, бөтен кеше үз өлешен кертте. Ничә еллардан бирле авылның аксакалы Фәнәвил абый Мусин мулла булып йөрде. Аның вәгазьләре бик эчтәлекле. Беренче көненнән азан әйтелде. Тузан, эш кайный, әмма азан укыла, – диде Камил Низаметдинов. – Аның эшен Сурнардан Данил Гыйззәтуллин дәвам итә. Сөенәм. Үзе бер күңелле. Алла ризалыгы өчен булсын.

– Мәдрәсәдә укытам, дип торучы кешесе, дини белем үзләштерергә теләүчеләре булу үзе уңай күренеш, – диде районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая ханым Фәтхуллина.

Мәчет төзелешенә зур өлеш керткәннәргә Диния Нәзарәтенең, Арча мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырылды. Аннан тәкъбир әйтеп кызыл тасманы кистеләр һәм бина эченә уздылар. Ул көнне өйлә намазы күмәк рәвештә яңа мәчеттә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X