erid:2VtzquqpS7d
Урта Сәрдәдә Яңа ел могҗизалары
Арча яңалыклары

Урта Сәрдәдә Яңа ел могҗизалары

Безгә яңа ел могҗизалары турында Урта Сәрдә китапханәсе мөдире Әнисә Ишморатова сөйләде.

-- "Яңа ел тәрәзәсе"  Бөтенроссия акциясенә Урта Сәрдә авылыннан Фәттахов Рамил гаиләсе кушылды, -- дип сөйләде Әнисә ханым. -- Тырыш һәм иҗади гаилә ел саен яңа ел традицияләренә тугры калып,  урамда өй каршыларына чыршы бизәп һәм тау ясап тирә - юньдәге кешеләргә бәйрәм рухы бүләк итәләр.."Быел кар әз булу сәбәпле тау ясамадык. Шулай да  бәйрәм рухы кертергә тырыштык - ди Нурфия ханым.Дөрестән дә, кызлары Айсылу ясаган тәрәзәдәге сүрәтләрне рәссам килеп ясаган диярсең,  әллә кайдан үзенә җәлеп итә.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев