erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдән зарланып шалтыраттылар

Берничә көн элек редакциябезгә бер ханым шалтыратты һәм зары белән уртаклашты. Үзен Яңа Кенәр авылыннан дип таныштырды

Исемен әйтергә теләмәгән ханымның сүзләре буенча, авыл урамнарында өере белән хуҗасыз этләр йөри. Кичләрен эштән кайтырга да куркыныч булуын белдерде ул. 

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертер өчен, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов белән элемтәгә кердек. Бик ипләп кенә сөйләште һәм бу мәсьәләне аңлатып китте ул.  "Әйе, авыл урамнарында чынлап та этләр күп. Тик закон буенча без аларны атарга хакыбыз юк... "- дип башлады ул сүзен. Авыл җирлеге башлыгыбу хәл белән узган елның ахырыннан бирле көрәшә икән инде. Авыл урамнарында хуҗасыз этләрнең күпләп йөрүләре турында декабрьдә "Зооүзәккә" хәбәр ителгән. Алар шунда ук килеп, 30га якын этне машиналарына төяп алып китә һәм күпмедер вакыттан соң, тиешле чарасын күреп, кире алып килеп бушата. Законы шулай! Нишләмәк кирәк, шушы җәмгыяттә яшисең икән, аның законнарына да буйсынырга тиешбез.

"Тик шуны да әйтеп китәсем килә, урамда хуҗасыз этләр генә түгел, хуҗалыкларда бәйдә торучы этләр дә бәйдән ычкынып йөри. Алар бәлки куркынычрактыр да. Авыл халкына мөрәҗәгать итеп, инде күп тапкырлар бу турыда кисәтү җиткердем, "- дип дәвам итте сүзен Рафаэль Әгъзәмович. Челтәрдә авыл халкының үз төркеме бар икән. Авыл җирлеге башлыгы якташлары белән һәрдаим шунда аралашып тора. Урамда йөргән этләр мәсьәләсе турында да "сөйләшүләр" даими алып барыла биредә.

Район прокуроры ярдәмчесе Динар Низамов законны болай аңлата: “Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.7нче маддәсе нигезендә урамнарда, паркларда, скверларда, барлык төрдәге җәмәгать транспортында һәм башка җәмәгать урыннарында этләрне борынчыксыз һәм муенчаклы баусыз йөртү ул этләрне җәмәгать урыннарында караучысыз калдыруга тиң. Бу тыелган гамәлләргә 300 сумнан 1000 сумга кадәр штрафлар каралган”.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган ялларда Яңа Кенәргә кайттым. Үзәк урамда урнашкан кибетләр каршында ике эт йөри иде. Алар, узып баручыларны куркытып, яннарына килми, билгеле. Тик балалар кибеткә керергә куркып тора иде. Әнисенең кулыннан тотса да, этләрдән куркуын белдерде бер кызчык әнисенә. Урам буйлап киттем. Каршыма башка этләр очрамаса да, бер ханымны туктатып сөйләшергә булдым. "Уууу, этләр бик күбәйде, сеңлем. Көндез яктыда ярый әле. Менә караңгы төшкәч урамнарда йөрергә бик куркыныч. Бер көнне шулай кич белән кайтып барам үзем генә. Әллә каян көтмәгәндә бер эт килеп чыкты да, миңа таба ыргылып өрә башлады. Шул вакытта ник бер кеше үтсен, ник бер машина узып китсен. Бераз туктап тордым да, бөкерәеп кар алып ыргыттым моңа. Китеп барды тагын..."- дип уртаклашты юлдашым. Тик гәҗит битләрендә исемен күрсәтмәскә кушты ул. 

 Яңа Кенәрдән килгән шалтыратуга җавап әлегә әнә шундыйрак юнәлештә кала бирә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X