erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кырлай авылында мондый вакыйганың булганы юк иде әле

Яңа Кырлай авылында мондые булганы юк иде әле, дигән хәбәр килеп иреште безгә.

Яңа Кырлай мәдәният йорты җитәкчесе Ранил Гарипов белән элемтәгә чыктык.

 – Авылда күңелле чаралар булып торса да, бала туган хөрмәткә мондый бәйрәм булганы юк иде әле, – диде ул.

Айнур Заһидуллин  әби-бабасының туган авылы – Яңа Кырлайда улы Әмирхан туган хөрмәткә авыл халкын җыйган. Бәйрәмне ничегрәк уздырырга икәнен Ранил Гарипов белән бергәләп уйлашканнар. Айнур чалган гакыйка корбаны – 2 тәкә итеннән пылау һәм шурпа әзерләп, туганнарын, авылдашларны һәм килгән кунакларны сыйлаган.

– Төрле спорт ярышлары белән зур концерт бергә үрелеп барды, – дип сөйләде Ранил Гарипов. – Җырчылардан Рөстәм Закиров, Айваз Садыйров, Ринат Галиәскәр, Айгөл Рәхимова, Илназ Гарипов, Ранил Гарипов концерты булды. Төрле уеннарда, спорт ярышларында җинүчеләргә саллы гына бүләкләр бирелде. Киләчәктә, Алла боерса, балалар туып торсын,  мондый бәйрәмнәр ешрак булсын дигән теләктә калабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айнур Заһидуллинның үзе белән дә сөйләштек. “Мин Арчада туып-үстем, – дип сөйләде ул. – 1984 елгы. Арчаның 1нче мәктәбендә, 5нче гимназиядә укыдым. Казанда авиация институтын тәмамладым. Хәзер Казанда яшим. Эшмәкәр. Өйләндем. Өч балабыз бар. Олысы Амалия 3нче сыйныфта укый, уртанчысы Амира 1нче сыйныфта. Кечесе малай булды. Әмирхан дип куштык. Хәзер улыма 9 ай. Малай тугач, корбанга ике тәкә суярга кирәк диләр. Ә корбан итен өләшергә кирәк. Өләшкәнче, итне пешереп авыл халкын сыйласаң уңайрак булыр дигән уй килде дә, киттем дустым – Яңа Кырлай мәдәният йорты җитәкчесе Ранил Гарипов янына. Бергәләп фикерләштек тә, бәйрәм оештырырга булдык. Матур гына бәйрәм килеп чыкты.

Без Айнурның әтисе Фаил Заһидуллинның фикерләре белән дә кызыксындык.

– 2010 елда  туган авылым Яна Кырлайга кайтып яши башладык, – дип сөйләде Фаил. – Мин 8 баланың төпчеге, 1960 елгы. Әти Заһидуллин Нурулла Заһидулла улы 1912 елгы. Бөек Ватан сугышы инвалиды, орден, медальләр кавалеры. Вафат инде. Әниебез 1916 елгы Герой ана – тыл ветераны Заһидуллина Маһиәнвәр Сираҗетдин кызы. Ул да мәрхүм инде. Бездән теләк шул: ил-көннәр тыныч, балалар, үзебез исән-сау булыйк! Тормышта күңелле мәшәкатьләр булып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре кырлай

2
X