erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа төрле җинаять  җаваплылыгы кертелде

Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм моның өчен административ җәзага тартылган яисә шундый гамәлләр өчен хөкем ителгән кешегә карата транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җинаять  җаваплылыгы кертелде.

2022 елның 14 июлендәге “Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 31нче һәм 150нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 258нче  номерлы Федераль закон белән РФ Җинаять кодексы транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм моның өчен административ җәзага тартылган яисә шундый гамәлләр өчен хөкем ителгән кешегә карата транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы билгели торган 264.3 маддәсе белән тулыландырылды.

Шулай ук РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсенең  икенче, дүртенче һәм алтынчы өлешләре транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган яки аннан мәхрүм ителгән кеше транспорт чарасы белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып яки файдаланганда саксызлык аркасында  кеше сәламәтлегенә авыр зыян килсә яки үлем белән бетсә, җаваплылыкны көчәйтә торган квалификация билгеләре белән тулыландырылды.

Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 104.1 маддәсенең беренче өлеше РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсендә күздә тотылган (административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән кешенең исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе), 264.2нче маддәсе (административ җәзага тартылган һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы), 264.3нче маддәсендә (транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән кешенең транспорт чарасы белән идарә итүе) күздә тотылган җинаятьләрне ясаганда файдаланган транспорт чарасын конфискацияләүне күздә тоткан “д” пункты белән тулыландырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге федераль закон гамәлгә керде.

Валерий Медведев,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X