erid:2VtzquqpS7d
Яңа уку елында мәктәпләрдә дәресләр арасында кыңгырау шалтырамаячак
Арча яңалыклары

Яңа уку елында мәктәпләрдә дәресләр арасында кыңгырау шалтырамаячак

Бу балаларның тәнәфес вакытында очрашмавы өчен бик мөһим.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Яңа уку елында Татарстан мәктәпләрендә дәресләр арасында кыңгырау шалтырату булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

«Быел һәр сыйныф аерым кабинетта шөгыльләнәчәк, бу балаларның тәнәфес вакытында очрашмавы өчен бик мөһим. Мөмкин булганча дәресләрне төрле вакытта башлаячакбыз. Башлангыч мәктәп үз режимында эшләү сәбәпле, аларга комачауламас өчен быел кыңгырау шалтырату булмачак», — дип ачыклык кертте спикер.

Моннан тыш, мәктәпләрдә фильтр, термометрия, тын юллары авырулары билгеләре булган балалар өчен аерым бүлмә булу мәҗбүри.

«Барлык 1404 гомуми белем бирү учреждениесе 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер», — дип ышандырды Алсу Әсәдуллина. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/28-08-2020/byel-tatarstan-m-kt-pl-rend-d-resl-r-arasynda-ky-gyrau-shaltyramayachak-5766866


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев