erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якын көннәрдә эшкә урнашсаң – пособие бирәләр

Әңгәмәдәш – район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Минаева.

– Гүзәл Равилевна, газета укучыларыбыз эшсез кеше, әгәр дә якын көннәрдә эшкә урнашса, дәүләт ярдәме ала икән, дип кызыксыналар. Бу турыда аңлатып үтсәгез иде.

– Дөрестән дә, якын көннәрдә эшкә урнашучыларга дәүләт ярдәме бар. Социаль килешү нигезендә  12 айга кадәр һәр айны 10085 сум түләнәчәк.

– Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

– Социаль яклау бүлегенә килергә кирәк.

– Үзең белән нинди документлар алып килергә?

– Паспорт, хезмәт кенәгәсе, акча күчерү өчен банк реквизитлары, гаилә составы, алдагы өч айның гаилә кереме, торак мәйданы, җир турында белешмәләр алып килергә кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу матди ярдәмне кемнәр ала ала?

– Бер кешегә торак мәйданы 40 кв.м.дан, ә ике торагы булса,  23 кв.м.дан артмаска һәм җир мәйданы җан башына 20 сутыйдан арт-маска тиеш. Бүген эшкә яраклы кешеләргә яшәү минимумы 10374 сум тәшкил итә, ә балаларга – 9891 сум, гаиләнең җан башына туры килгән кереме яшәү минимумыннан артып китсә һәм тиешле шартлар үтәлмәсә, пособие түләнмәячәк.

– Кайсы көннәрне кабул итәсез?

– Кабул итү көннәре: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге 8дән 12 сәгатькә кадәр, чәршәмбе 8–12гә, җомга – 8дән 16 сәгатькә кадәр. Көндезге ял вакыты: 12дән 13 сәгатькә кадәр. Телефон: 3-13-51.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X