erid:2VtzquqpS7d
Ял көннәрендә дә буран көтелә
Арча яңалыклары

Ял көннәрендә дә буран көтелә

Температура төнлә -11...-16 градус һәм көндез -8...-13 градус булачак.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Киләсе ял көннәрендә Татарстанда бураннар булачак һәм кар явачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренгәнчә.

Шимбә көнне, 15 гыйнварда, республика территориясендә кар явачак. Буран булачак. Төнлә 18 метрга кадәр көчле җил исәчәк.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, якшәмбе, 16 гыйнварда, төбәк циклонның тыл өлешендә булачак. Кар явуы ихтимал, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура элеккечә калачак: төнлә -11...-16 градус һәм көндез -8...-13 градус. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/14-01-2022/tatarstanda-yal-k-nn-rend-buran-m-kar-yavuy-k-tel-5847163


Арча хәбәрләре

Нет комментариев