Шулай ук синоптиклар урыны белән боз яварга мөмкинлеген һәм көчле җил фаразлый.
Татарстанда бу ялларда эссе һава торышы көтелә. Шуның белән беррәттән синоптиклар яңгырлар, яшеннәр, боз һәм көчле җил фаразлый. 10 июльдә көндез дә, кичен дә яшенле яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин. Җил урыны белән 15-20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә термометр баганалары +15+20 градус күрсәтәчәк, көндез +28 градус. 11 июльдә төнлә урыны белән яшенле яңгырлар фаразлана. Көндез явым-төшем көтелми, һава +29 градуска кадәр җылыначак
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев