erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ямашев урамындагы янгында бер кеше үлде, берсе хастаханәдә, комада

Быел районда янгыннар ешаеп китте.

10 июльдә көндез Арчаның Ямашев урамында янгын чыкты. Анда бер кеше һәлак булып, бер кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылды.

Быел районда янгыннар ешаеп китте. Кеше үлеме белән тәмамланганы да икенчесе. Февраль аенда Төбәк-Чокырчада булган янгында да бер кеше һәлак булган иде.

– 2021 ел башыннан районда 34 янгын теркәлде. Узган ел бу чорда 26 янгын булган, – диде саннарга тукталып янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин. – Быел җәй башыннан гына да алты янгын очрагы теркәлде инде.

Соңгысы алда әйтеп үткән Ямашев урамында. 23 номерлы йорт янды. Шул тирәдән әйләнеп үтәргә туры килде. Элеккеге урам, бер-берсенә терәлеп үк диярлек салынган йортлар. Катырак җил булса... Алла сакласын.

23нче йорт янына килеп туктадык. Тышкы яктан капкасы да үз урынында, өй дә җимерелмәгән. Ватык тәрәзәләрдән генә янып, каралып беткән өй эче күренә. Борынга янган ис килә. Капканы ачып булмады, эчтән бикле иде. Җай табып арткы ягына үттек. Анда икән бөтен хикмәт...

Ул көнне янгын күреп бөтен урам халкы шул тирәгә җыела, шлангтан су сиптерә башлыйлар. Тик кая инде аның белән генә янгын сүндереп булсын. Ярый, тиз арада янгын сүндерү машинасы килеп җитә. Якын-тирәдәге өйләргә зыян килми кала. Бер йорт анда бөтенләй үк терәлеп беткән. Җирдә яткан агач баскычка кабып, ут аларга якынлаша да башлаган булган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу йортта 50 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат яши. Ялгызы. Эчәргә ярата. Янгын чыкмаса гына ярар иде, дип курка идек инде, – диләр шул тирәдә яшәүче күршеләре.

Һәм менә янгын. Сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү. Шуның нәтиҗәсендә 1966 елгы хатын-кыз һәлак булган, хуҗаны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Күршеләр әйтүе буенча, әлеге вакытта ул комада икән.

– Быел 3-4 майда “Жилище” операциясе нигезендә шәһәр советы вәкилләре белән берлектә Ямашев урамы буйлап белешмәләр тапшырып йөрдек. Гражданнар җыелышларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен халыкның исенә төшердек, – диде янгын куркынычсызлыгы бүлеге инспекторы Илгизәр Исмәгыйлев. – Янгыннар бик еш кына ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә була. Алкогольдән явызларча файдаланмасыннар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсеннәр, өйдә тәмәке тартмасыннар иде. Электр приборларын төнгә яндырып калдырырга һич ярамый. Үз йортлары белән яшәгәннәргә электр үткәргече торышын күзәтеп торырга, тузганын вакытында алыштырырга тәкъдим итәбез. Әмма ул эшне профессионалларга ышанып тапшырырга кирәк. Җылыту мичләре, төтен юллары төзеклеген күзәтеп бару сорала. Янгынны вакытында ачыклау өчен өйдә янгын сигналы куйсаң уңайлы. Ул төнлә дә уянырга ярдәм итәчәк.  Сак булыгыз.

– Ул көнне 112 номерына шалтырата алмадык, – диделәр Ямашев урамындагы янгын шаһитләре.

– 112 номерына шалтыратмагыз. Анда ике генә линия. Эләгә алуы бик авыр. Шуңа 101 номерын җыярга кирәк. Анысы турыдан-туры бара, – дип аңлаттылар безгә янгын күзәтчелеге бүлегендә.

Карак бер әйберне алып чыкса, янгын бар нәрсәне юк итә. Игътибарлы һәм сак булыгыз. Ходай да сакланганны саклармын, дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X