erid:2VtzquqpS7d
Янгын сүндерүчеләр көне
Арча яңалыклары

Янгын сүндерүчеләр көне

30 апрель - Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме.

Шул уңайдан, Арча районында урнашкан 107нче номерлы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләрен ихлас күңелдән котлыйбыз. Районыбызның янгын сүндерү бүлеге - профессионаллардан торган бердәм коллектив. 

Хөрмәтле безне саклаучы һәм яклаучы батыр егетләребез, бу өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сез, үзегезнең гомерләрне куркыныч астында куеп, дөрләп янган ялкын эченә керәсез, йөзләгән гомерләрне, мал-мөлкәтне саклап каласыз, янгын булмасын өчен зур профилактик эш алып барасыз. Батыр, тәвәкәл, кыю хезмәтегез алдында хөрмәтебезне белдерәбез. Рәхмәт әйтеп, каршыгызда баш иябез. Арча районы халкы һәм редакциябез исеменнән һәркайсыгызга тыныч тормыш, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телибез. Якты киләчәк насыйп булсын!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев