Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Янгыннан соң өч кешенең үле гәүдәсе табылган

    Бер кеше чыгып котылган.

    Реклама

    Татарстанның Алексеевск районында янган шәхси йортта ике хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 101нче янгын сагы номерына төнге беренче яртында шалтырату килгән - шаһитлар Горький урамындагы шәхси йорт януын хәбәр иттеләр.    Янгын сүндерүчеләр дүрт минуттан соң килеп җиткән. Бу вакытка йорт тулысынча ут белән капланган була. 1.12 сәгатьтә янгын сүндерелгән.   Газ-төтен саклау хезмәте янган бүлмәләрне тикшергәндә, өч кешенең мәетен таба. Аларның икесе тәрәзә янында булган. Алар янган бинадан чыгып китәргә өлгермәгән.   16 яшьлек яшүсмер янгыннан котыла алган. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, ул исерек булган.   32 һәм 73 яшьлек хатын-кызлар һәм 33 яшьлек ир-ат һәлак булган.   Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31347

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: