erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшел алма ачы була, диләр...

Үзем өчен, күңелем кушканга... 

Бу язма Яңа Кенәр кызы, булачак табибә, әмма әдәбиятка гашыйк Миләүшә Аксакова иҗаты турында.

Миләүшә турында ишетеп белә идек. Ялгышмасам, редакция үткәргән бер бәйгедә аның шигырьләре аерым билгеләп үтелде. Туган телгә каршы “яу” барган чор иде ул. Яшь шагыйрә бу уңайдан үз фикерләрен, тойгыларын шигъри юлларга салгн иде. Күптән түгел аның белән редакциядә очраштык. Үз йомышы белән кергән. Әмма аралашып китәргә бик уңай килеп чыкты. Соңыннан яшь шагыйрә үзенең шигырьләрен дә җибәрде.

– Яңа Кенәр урта мәктәбен алтын медальга тәмамлагач, Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем. Хәзерге вакытта 2нче курста белем алам, – диде Миләүшә Аксакова.

Шигырьләрне ул башлангыч сыйныфларда укыганда ук яза башлаган.  “Табигатьнең хозурлыгын күреп хисләремне шигырь юлларымда белдерү хыялы туды. Шуңа кулыма каләм алдым. Һәм шигьри юллар үзләреннән үзләре тезелде”, – ди ул.

Медицина институтында укуның никадәр авыр икәнлеген беләбез. Әмма кыз китап укырга да вакыт таба, әле дә шигырьләр дә язуын дәвам итә. Тик аерма шунда, балачакта табигатьнең матурлыгын тасвирласа, хәзер темалар икенче. Аны кешеләр язмышы, тормыштагы проблемалар, медицина һөнәренә кагылышлы темалар кызыксындыра.

– Әтием агроном минем. Соңгы вакытта онкологик авыруларга каршы булган шәмәхә бодайны: он, ботка өчен вак орлыкларын җитештерү белән шөгыльләнә. Ә менә әнием озак еллардан бирле балалар табибәсе булып эшли. Биш яшемнән әниемнең балаларга кулыннан килгәнчә бөтен белемен, тәҗрибәсен кулланып, медицина ярдәме күрсәтүен, һәр бала өчен янып-көеп йөрүен, әти-әниләрнең аңа олы рәхмәтләр әйтеп китүен күреп, аның өчен горурланып үстем һәм үземнең дә киләчәктә кешеләрне сәламәтләндереп, кешеләргә ярдәм күрсәтә алуыма сөенеп, хезмәтемнең рәхәтен күреп яшисем килде, – диде Миләүшә Аксакова. – Табибә – төп һөнәрем булса, әдәбият, шигърият – яраткан шөгылем. Киләчәктә дә язачакмын. Үзем өчен, күңелем өчен, йөрәгем кушканга.  

 

Яшел алма ачы була диләр...

Яшел алма ачы була, диләр

Ачылыгы капкач сизелә.

Хисләрнең дә нинди икәнлеге

Авырлыклар аша беленә.

Тышкы кыяфәттән аңлап булмый

Кешеләрнең нинди икәнен

Яшел алмалар да, бер уйласак,

Тәмләндерә авыз төпләрен.

Алмагачлар үсә, бөре яра

Чәчәк ата гомер язында.

Җимешләрен-бәгырьләрен бирә

Тормышларның ачы чагында.

Кайнар кояш нурлар сибә аңа,

Җайлап бирә барлык сихәтен,

Үсә шулай, алсуланып пешә,

Шаян битле бакча чибәре!

Тирә-юньне кызыктырып тора,

Чыклар төшкәч, сулыш тарала,

Барлык дөнья чын күңелдән теләп

Хәтта, сокланырга да ояла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кадерләргә кирәк байлыкларны,

Табигатьнең газиз затларын

Май кояшы кебек балкып торган,

Яңгыр белән юган тапларын!

 

Көзге сагыш

Сызландырып, яфракларын яра имән, 

Йөрәкләргә җәрәхәтләр сала тирән. 

Ачы яшьләр тамган көннәр белән, 

Бу дөньяда яшәү кирәк микән? 

Сагышларда сагынулар була сирәк

Тормышыңның кадерләрен белү кирәк. 

Яшьлек сафы алып килсен чиксез бүләк, 

Игелекле чын дусларың булсын терәк. 

Бер сүз җитә кешеләрне рәнҗетергә,

Карлыгачлар тавышыдай әрнетергә, 

Тик ышаныч кына яктылыкка юллар ача

Ташкын кебек хисләр уйдан кача. 

Сынауларга бирешмичә яшәү,

Кайгы белән килешмичә эшләү, 

Саф мәхәббәт хисләрендә дөрләү

Барысы да яхшылыкка өндәү! 

Атлап барган чакта сары яфраклардан

Алтын хәтфә сыман күрәм дөньяны. 

Көзге агыш алып килде миңа

Онытылмаслык табыш, нибары...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X