erid:2VtzquqpS7d
Яшен һәм көчле җил көтелә
Арча яңалыклары

Яшен һәм көчле җил көтелә

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил булачак дип күрсәтә.

Иртәгә, 10 майда Республикада һава торышы бозыла. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөхитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез һәм төнлә республика территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Иртән һәм көндез яшенле яңгыр булуы ихтимал.

 

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев