erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшисе дә яшисе иде дә бит...

10 март ватсап төркемендә бер чибәр егет җырлаган видео таралды. Әлеге егетне сөйгән яры ташлаган да, үз-үзенә кул салган, ә аңа кадәр бу җырны яраткан кешесенә җибәргән диелгән.

“Ватаным Татарстан” хәбәрчесе Гөлгенә Шиһапова әлегә хәлләргә ачыклык кертер өчен Балык Бистәсе районына шалтыраткан. Кызганыч, әлеге хәбәр дөрес булып чыккан. Рәзил Габдрахмановның йөрәге аерылу ачысын күтәрә алмаган булса кирәк.

– Ул көнне Югары Тегермәнлек авылында урындагы журналист, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның иҗат кичәсе иде. Авылга Рәзилнең әти-әнисе, апасы да килгән иде. Алар алгы рәттә генә утырды. Акыллы бала иде. Ике метрлы егет. Нигә болай эшләгәндер инде. Яшисе дә яшисе иде бит. Әле аңа 23 яшь кенә иде”, - ди танышлары.

Габдрахмановлар Балык Бистәсендә яшәгән. Рәзил армиядә хезмәт итеп кайткан, бик акыллы, тырыш егет дип искә алалар. Дөрестән дә, яраткан кешесенең ташлавын күтәрә алмаган. Еш кына ачуланыша да торган булганнар. Соңгысында бер ай сөйләшмәгәннәр. Бәйрәм алдыннан егет кызы белән дуслашмакчы булган. Тик кыз: “Башка кешем бар”, – дип әйткән. Рәзил башта дус егете белән күрешкән, ә аннары тиз генә өенә кайтып киткән. Фаҗига алдыннан Рәзил әти-әнисенә шалтыратып бәхилләшкән. Алар өйгә кайтканчы ул үзенә кул салган булган. Әнисе Зөлфиянең хәле бик авыр, газиз баласының юклыгына ышана алмый, диләр.
Ходаем, сабырлыклар бир!

Фото:  matbugat.ru

Автор: Резеда Галикәева

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

18+

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Yashise-d-yashise-ide-d-bit-158910/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X