erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чор.

Хөрмәтле гражданнар, язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган  чор башлана.

 

Нәкъ менә язын, март-май айларында, кар эрегәч, эссе һава торышы билгеләнә, янгыннар саны берничә тапкыр арта. Шәхси секторда, дача һәм бакча кишәрлекләрендә, шулай ук басуларда һәм урман полосалары янында янгыннар саны аеруча арта.

Арча һәм Әтнә районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге  бакчачыларга һәм шәһәр округында яшәүчеләргә елдан-ел коры һава шартларында ут белән ничек сак мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында искә төшерә.Әмма янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүче , үзләренең, күршеләренең тормыш иминлеге,мал-мөлкәтленең куркынычсызлыгын уйламаган дистәләрчә кеше яши. Кайчагында мондый янгыннарны сүндерү безнең бүлекчәләрдән ерак булу сәбәпле авыр. Бакча ширкәтендә яки авылда яшәүчеләр янгын сүндерү бүлекчәләрен ничек чакыртырга икәнен белми, янгын сүндерү техникасының яну урынына баруы  кыенлаша.

Еш кына янгыннарның сәбәбе-гражданнарның үзләре уйлап эшләмәгән гамәлләре. Узган елгы коры үләнне яндырганда, үз иҗат җимешләренең нәтиҗәләре турында беркем дә уйламый. Аны балалар да шаянлык аркасында яндыра. Ә нәтиҗәдә, йортларда, сарайларда, хуҗалык корылмаларында дистәләрчә янгын очрагы сүндерелмәгән үлән сәбәпле  килеп чыкты. Дачага килгәч, аңлы хуҗа аның электр үткәргечләре тәртиптә булу-булмавын, мичнең төзеклеген тикшерергә тиеш. Иске электр үткәргечләре еш кына янгыннарга китерә. Төзек булмаган мичләр , кыш буена төтен чыга торган юлларда ярыклар барлыкка килү, корым җыелу – барысы да бәхетсезлеккә китерә.

"Исерек» янгыннар турында аерым сөйләшү . Аларның күбесе төнлә чыга һәм  күп очракта кешеләрнең гомерен өзә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча һәм Әтнә районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге район халкына, бакчачыларга, төрле оешма җитәкчеләренә  торак пунктлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бакчачылык ширкәтләре һәм ДСК, урман массивларында һәм урманнар яннарында чүп-чар һәм үләнне контрольсез яндыруга юл куймау максатыннан  мөрәҗәгать итә. Үзенең гамьсезлеге, янгынга җиңел каравы аркасында  кеше утка үз йортын, тормышын һәм якыннарының тормышын бирә. Барлык янгыннар да, сирәк очраклардан тыш, кешеләр гаебе белән килеп чыга.

Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Үзегезне һәм йортыгызны янгыннан саклагыз.

Янгын вакытында 01,101,112 шалтыратырга .

             Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов А.Ю.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X