erid:2VtzquqpS7d
Җәйге каникулларда укучыларга Россия поездлары билетына ташлама ясалачак
Арча яңалыклары

Җәйге каникулларда укучыларга Россия поездлары билетына ташлама ясалачак

Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар Россия буенча ерак араларга йөрүче поездларда билетка 50 процентлы ташлама белән йөри алачак. Бу турыда Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җәйге каникуллар вакытында балаларга юлда йөрүгә махсус ташлама билгеләү традициягә әйләнде. Бу балалар, шул исәптән социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен дә, җәй көне ял итәргә һәм яңа урыннарны күрергә мөмкинлек бирү», — диелә хәбәрдә.

Ташлама 1 июньнән 31 августка кадәр укучылар өчен плацкарт һәм гомуми вагоннарга билетлар сатып алганда бирелә, шулай ук Россия эчендә йөри торган поездларда утырту урыны булган вагоннарга да бирелә.

2016 елдан башлап махсус тариф буенча 10 миллион яшь пассажир поездда утырып йөргән. Моңа кадәр ташламалы юл йөрү хокукы уку чорында — 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә бирелгән.

https://tatar-inform.tatar/news/society/10-03-2020/yge-kanikullarda-ukuchylarga-rossiya-poezdlary-biletyna-tashlama-yasalachak-5728100

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев