erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йоклап калырга туры килде

Бер яктан өйдә әни, икенче яктан мин ут йотып тордык

Утар Атыда театр елы уңаеннан үткәрелгән чарага Нурия Абдуллина да килгән иде. Тамашачы буларак. Ул күптәннән лаеклы ялда инде. Нурия апа озак еллар шушы мәдәният йортын җитәкләде. Ул вакытта да спектакльләр әзерләп, район буенча бәйгеләрдә катнашалар иде. Миңа жюри әгъзасы да булырга туры килде. Әле дә хәтердә, Утар Атыда спектакль булган көнне бик каты буран башланды. Ул чакта хәзерге кебек транспорт йөреп тормый. Мәдәният йортында йоклап калырга туры килде. Телефоннар да юк. Мәктәп белән идарәдән тыш. Алар ябык. Бер яктан өйдә әни, икенче яктан мин ут йотып тордык. Икенче көнне исән-сау кайтып кергәч кенә әнинең эченә җан керде. 

Нурия апа да хәтерлидер әле ул вакыйганы. Аның директор булып эшләгән вакыты иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Менә шушы Нурия апага бүген 80 яшь. Чара барышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов аны сәхнәгә чакырып, юбилее белән котлады һәм истәлек бүләге тапшырды. Мондый ихтирам көтмәгән Нурия апа бермәлгә хәтта югалып калды. Аннан үзен зурлаулары өчен олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X