erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Йөрәгебез аша кичерәбез”

Җиңелеп, күз яшьләренә буылып чишенү бүлмәсенә төшеп киткәч, йөрәгем әллә нишләп китте.

Узган шибәдә “Арча” спорт комплексында шәхси эшмәкәр Әгъләм Локманов призына көрәш буенча ярышлар үткәрелде. Анда 2004-2007 елгы егетләр көч сынашты. Яшүсмерләр түгел, егетләр, дим, чөнки келәмгә чыгып бил алышучыларны шулай атау килешәрәк кебек.

Көрәшне алай кызыксынып күзәткән юк иде. Яратып бетермим, дип әйтү дөрес булмас, әмма ул кадәр исем китеп күзәтмим. Әмма бу юлы үзем дә сизмәстән балалар көрәшкән урыннан тиз генә китә алмадым. Шундый кызык тоелды. Кайберләренә хәтта чыгып ярдәм итеп җибәрәсем дә килде. Берсе бик нык көрәшеп тә җиңелеп, күз яшьләренә буылып чишенү бүлмәсенә төшеп киткәч, йөрәгем әллә нишләп китте. Көрәш шундый әйбер инде, берәү күтәреп ала, икенчесе китереп сала. Бу юлы да көндәше көчлерәк булып чыкты.

Ярышка барлыгы 120 яшь көрәшче килгән иде. Арча гына түгел, күрше Әтнә, Саба, Теләче районнарыннан да. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләде.

– Бүген чын татарча көрәш булачак. Соңгы вакытта без аннан бераз читкәрәк киткән идек. Хәзер шуны яңартырга уйладык, – диде районның көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алиев. – Нәкъ  Сабантуйда кебек. Матур булачак.

Чыннан да, татарча көрәш матур шул. Көндәшен күтәреп алып, чиста итеп аркасына салган көрәшче җиңүче була. Яшь көрәшчеләр бөтен көчләрен биреп көрәште, алардан да бигрәк тренерлары тырышты. Бервакыт бер тренер миңа: “Без һәр баланың уйнавын да, җиңүен дә, җиңелүен дә йөрәгебез аша үткәрәбез”, – дигән иде. Шул сүзләрне искә төшереп махсус кызыксынып тренерларны күзәттем. Чыннан да, бөтен нәрсә турында оныталар, хәтта эндәшкәнне дә ишетмиләр. Күзләре, күңелләре белән дә алар бу көнне келәмдә көч сынашкан укучылары янында булды.

– Мин үзем дә көрәштем. Армиядән кайткач 1-2 урыннарны да алгаладым. Тик хатыным имгәнүемнән куркып, бу шөгылемне ташларга кушты. Аны тыңладым, әмма спортның бу төренә мәхәббәтемне улым Илүскә тапшырдым. Ул хәзер Үрнәктә (20 бала йөри) һәм Түбән Мәтәскәдә (13 бала) укучыларны көрәшергә өйрәтә. Бүген егетәре ярышта да катнаша, – диде Илдус Әскәров. – Бу ярышта оныгым Илназ да көрәшә. Яшь булса да, уңышлары да күп инде аның. Үзлегеннән дә күп шөгыльләнә. Өйдә моның өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эдуард Минһаҗев 4 сыйныфта укый. 3 сыйныфтан бирле көрәш белән шөгыльләнә. Теләчедә узган ярышта икенче урынны алып кайткан. Бу көнне дә ул көрәшен җиңүдән башлады.

– Тренерыбыз Илүс Әскәровка рәхмәт. Ул бик тырыша, – диде Эдуардның әнисе Ильвира.

Ярышларга килгәндә, Арча районы командасы беренче урынны яулады. Барлык призерлар да медаль, грамота һәм иганәчесе Әгъләм Локманов әзерләгән акчалата бүләкләргә лаек булды. Команда беренчелегендә призлы урыннар яулаган мәктәпләргә кубок һәм диплом тапшырылды.Беренче урында Арчаның алтынчы (тренеры Фәнил Һидиятуллин), икенче урында Яңа Кенәр (Илшат Фазылҗанов), өченче урында Яңа Кырлай (Марат Сәлахов) мәктәпләре.

Гөлсинә Зәкиева  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X