Реклама
Чөнки Югары Пошалымда кичке авыл бәйрәме булды. Бу турыда безгә Гөлгенә Гыйниятова хәбәр итте.
Бәйрәмне клуб җитәкчесе Илдус Саттаров оештыра. Әтнәдә яшәүче авылдашлары Рамил Шәрәфиев бәйрәмне алып бара. "Бик күңелле булды, - дип сөйли Гөлгенә Гыйниятова. - Бөтен авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. Коймаклар, шашлыклар пешеп, чәй кайнап торды. Казаннан мөхтәрәм артистлар Рөстәм Закиров, аның хатыны Люция һәм Резедә Шәрәфиева кайтты. Үзебезнең үзешчәннәр дә бик матур чыгыш ясадылар. Бөтен авыл халкы оештыручыларга рәхмәт әйтте. Киләсе очрашуларга кадәр!".
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз