erid:2VtzquqpS7d
Юл һәлакәтендә хатын-кыз йөртүче үлгән
Арча яңалыклары

Юл һәлакәтендә хатын-кыз йөртүче үлгән

Чистай—Түбән Кама трассасында «Опель» һәм унбишенче модельле «Лада» бәрелешкән.

Татарстанда ике автомобиль бәрелешкән. Аларның берсенең йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Кичә көндез Чистай — Түбән Кама трассасында Түбән Кама районының Сухарево авылыннан ерак түгел урнашкан ягулык салу станциясе янында «Опель» һәм унбишенче модельле «Лада» бәрелешкән.

«Лада» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз авария урынында үлә, «Лада» пассажиры имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

 

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев