erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлда... машина көтәбез

Арчада Казанга барырга дип юл чатына чыктык. Торабыз шулай берничә кеше.

Таксилар юк. Иртән иртүк китеп беткән инде алар, диделәр. Туктаучы юк. Выжлап үтеп китәләр. Шунда бер кыз пәйда булды. Үкчәле туфлиләрдән. Кыска итәк. Кәт-кәт атлап безнең янга килеп басты. Матур! Үтеп китүче машинадагы ир-атлар каерылып-каерылып карыйлар. Ничек матурлыкка карамыйсың инде! Безнең янда басып торган олы яшьтәге ир кеше матур туфлиле кызга:

- Сеңлем, син беренче булып бас, шәт, үтеп китә алмаслар, туктарлар, - диде.

Шунда бер машина килеп туктады. Биек үкчәле туфлиләрдәге кыз, башны югары тотып, алга кереп утырды. Дәрәҗәсен белә! Башкалар артка урнашты. Шулвакыт руль артындагы ир-егет янәшәсендәге кызга:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Сез артка утырыгыз. Ә арттагы абзый алга утырсын. Олы кешегә хөрмәт булырга тиеш, - димәсенме!

Кыз башта аптырап калды, аннан урыныннан кузгалды. Без дә бик аптырадык бу сүзләргә. Абзый да каушап калды. Кирәкми иде инде дия-дия урыныннан кузгалды. Кыз  абзый белән урыннарын алмаштылар. Олы яшьтәге абыйның руль артындагы егеткә рәхмәт әйтткәндә тавышы калтырап китте...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X