erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юрист: Конституциягә төзәтмәләр - җәмгыять белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе ул

Россия Конституциясенә гражданлык җәмгыяте институтларының сәясәтне формалаштыруда катнашуы турындагы төзәтмә — җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым. «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо шул фикерне җиткерде.

«Минемчә, коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең сыйфатлырак дәрәҗәсенә күчәргә кирәк. Кешеләрне теге яки бу мәнфәгатьләр һәм социаль проблемалар буенча берләштерә торган коммерцияле булмаган оешмалар гамәлдәге законнарга үзгәрешләрен тәкъдим итә алсыннар иде», — диде ул.

Күп кенә демократик илләрдә көчле профсоюзлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар бар, алар үз идеяләрен тәкъдим итеп, үзгәрешләр таләп итә ала, дип өстәде ул. Хәзер Россиядә тиешле мөмкинлек закон дәрәҗәсендә беркетеләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавын хәбәр иткән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X