erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөзем-күрәгәле, инжирлы һәм чикләвекле «Мазурка» кексы

Йөзем-күрәгәле, инжирлы һәм чикләвекле «Мазурка» кексы – хуш исле, бик тиз һәм җайлы гына әзерләнә торган десерт.

Кирәк



югары сортлы 250 г он; 

бер ярым апельсин; 

5 данә инжир; 

5 данә әстерхан чикләвеге; 

5 данә күрәгә; 

1 аш кашыгы өеп – кара йөзем; 

1 аш кашыгы сары йөзем; 

2 аш кашыгы өеп – бал; 

60 г үсемлек мае; 

1 аш кашыгы ванильле шикәр ; 

7 г көпшәрткеч (разрыхлитель); 

бер чеметем тоз; 

өстенә сибәр өчен – шикәр пудрасы. 

 

Эш барышы

Йөземне, күрәгәне, инжирны бик әйбәтләп юарга. Чикләвекне чистартып, вак-вак кисәкләргә турыйбыз да табада кыздырып алабыз. 

Иләнгән онга тоз, ванильле шикәр, көпшәрткеч кушабыз. 

Апельсинны кабыгыннан чистартып, блендерда боламык булганчы издерәбез. Әзер булгач, он янына кушабыз. 

Рафинадланган үсемлек маен да он янына агызабыз. 



Бал салабыз. Менә хәзер шуларның барысын да болгатабыз. Күзгә күренеп камыр куыкланып куерачак. Апельсин кислотасыннан бал да бик тиз эреп бетәчәк. 

Йөзем-күрәгәле, инжирлы һәм чикләвекле яшелчәләрне (инжир белән күрәгәне турап) камырга кушып, әйбәтләп катнаштырабыз. Аннан соң камырны бер 10 минут чамасы вакытка куеп торабыз. 



Табаны майларга кирәк түгел. Бары тик фольга гына җәеп, камырны шунда урнаштырабыз. Тигезлибез. 



230 градуска кадәр кызган духовкага 20-30 минутка куябыз. 



Өлгергәнлеген коры чыра төртеп белеп була. 

Суынгач, фольганы алып куябыз (ул камырга ябышмый да, аны бозмый да). 

Иртәнге чәйгә кекс әзер. 

Чәйләрегез тәмле булсын! 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X