erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзчикләү режимы йомшартылды

12 майдан өйдән чыгу өчен рөхсәт алу кирәк түгел. Шулай да, битлекле-перчаткалы режим катгый саклана.

12 майдан моңарчы үзчикләү режимында яшәгән халыкның тормышына түбәндәге үзгәрешләр керә: электрон рөхсәт алу белән бергә эш урыныннан белешмә алу да кирәк булмаячак, тик полиция хезмәткәрләре урамнарда рейдларны дәвам итә, битлеге һәм перчаткасы булмаганнарны РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 20.6 маддәсе буенча штрафка тартырга мөмкиннәр, мәйданы 400 квадрат метрдан зур булмаган азык-төлек белән сәүдә итми торган, урамнан аерым керү юлы булган кибетләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү остаханәләре, үзәкләре эшли башлады, бу көннән ЗАГСларда никахны теркәү тантаналары рөхсәт ителә. Тик тантанада катнашучыларның саны 10 кешедән артмаска тиеш. 12 майдан моңарчы тыныч кына яшәгән киек кошларга тынычлык бетә, аларны аулау да рөхсәт ителә башлады.

Үзгәрешләр белән яңа төр чикләүләр дә барлыкка килде. Хәзер җәмәгать урыннарында битлек һәм перчатка кию белән берлектә, 1,5 метр ара да сакланырга тиеш. Урамда йөргәндә дә битлегең булырга тиеш. Балаларга йорт тирәсендә урамга чыгарга яраса да, балалар, спорт мәйданчыкларына бару тыела. 12 майдан балалар бакчалары гадәти режимда эшли башлады, ә мәктәпләрдә укулар дистанцион рәвештә дәвам итә. Әти-әниләр баланы бакчага илткәндә шулай ук маскадан булуы мөһим, баланы бакчага кергәндә тән температурасын үлчәп кабул итәләр. Бакчаларга йөргән өчен абонент түләве 12 майдан гына исәпләнә башлый. Башлангыч сыйныфлар 23 майга, өлкән сыйныфлар 30 майга кадәр укыячак. Татарстанда әлегә ГИА һәм БДИны тапшыру элеккегечә, үз көчендә кала, диләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, тугызны һәм унберенче сыйныфны бетерүчеләр 8 июньнән имтихан тапшыра башлый. Әлеге даталарның төгәллеге РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының карары чыккач билгеле булачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коронавирус эпидемиясе режимын йомшарту уңаеннан уздырган киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин халыкка, бизнес вәкилләренә күрсәтеләчәк яңа төр ярдәм чаралары турында сөйләде. Балалары булган гаиләләргә ярдәм чаралары. 3375 сумлык минималь пособие күләме 2 тапкырга артачак. Мондый пособиене эшләмәүче гражданнар һәм студентлар алырга хокуклы; 3 яшькәчә һәр бала өчен 5 мең сумлык айлык түләүләр кертеләчәк; 1 июньннән 3 яшьтән башлап 16 яшькәчә һәр бала өчен 10 мең сум акча түләнәчәк; мохтаҗ гаиләләр июнь аеннан бер мәртәбә 33 мең сумлык (1 балага) матди ярдәмгә хокуклы. Гомумән, Россиядәге 27млн. балага дәүләттән ярдәм күрсәтеләчәк. Икътисадка килгәндә, 1 июньнән мәшгульлек өчен махсус кредит ярдәме кертеләчәк. Оешма-компания мәшгульлекне 90 процентка кадәр саклап кала алса, барлык кредитларны һәм яңаларының процентларын юк итәчәкләр. 80 процентны саклый алса, яртысын. Хакимият коронавирус аркасында зыян күргән компанияләрне икенче квартал өчен салымнан (НДСтан кала) азат итәчәк. Үзмәшгульләр өчен 2019 елга түләнгән салымны кире кайтарачаклар. Аларга бер минималь хезмәт хакы күләмендә салым капиталы да каралган. Шулай ук медицина өлкәсендә хезмәт итүчеләргә дә өстәмә түләүләр, ярдәм чаралары каралган. 12 майдан Татарстанда барлык медицина учреждениеләренең эшчәнлеге яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X