Үзенең күзләренә операция булган, әнисе урын өстендә...
Исән-сау гына булсын.
Арчада яшәүче Фәүзия апа Шәйхелисламовага 95 яшь тулды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.
Фәүзия апа үз гомерендә бик күп авырлыклар күргән, әмма бирешмәгән. Соңгы ике елда гына аны авыру аяктан еккан. Тик куркырлык урыны юк ветеранның - аның зур байлыгы, кызы Тәнзиләсе бар. "Ходай Тәгалә миңа әниемне тәрбияләү бурычын биргән. Һәм мине аны намус белән үтәячәкмен. Исән-сау гына булсын", диде Тәнзилә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев