erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзеңне-үзең дәвалаганда иң еш җибәрелә торган хатаны кабатламагыз!

Белгеч коронавирустан өйдә дәваланган вакытта иң еш җибәрелә торган хатаны атады

Коронавирусны дәвалаган вакытта антибиотиклар кабул итү – үзеңне-үзең дәвалаганда иң еш җибәрелә торган хата. Мондый даруларны бары тик табиб кына билгели ала, аларны контрольсез куллану аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Сеченов университетының госпиталь терапия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы, профессор Сергей Яковлев сүзләренчә, коронавирус – ул вируслы инфекция, аны дәвалаганда антибиотиклар куллану бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк. Контрольсез кулланган вакытта мондый препаратлар еш кына тискәре нәтиҗәләргә китерә һәм микробларның аларга карата тотрыклылыгын формалаштыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Антибиотиклар куллану турындагы карарны табиб кына кабул итә ала, дип искәртте Яковлев. «Бу авырый башлаганнан соң җиде-ун көн эчендә була. Антибиотикларга ихтыяҗ бармы-юкмы икәнлеген табиб кына хәл итә. Әгәр ул язып биргән икән, кабул итәргә кирәк», - диде профессор.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-11-2020/belgech-koronavirustan-yd-d-valangan-vakytta-i-esh-ib-rel-torgan-hatany-atady-5785759

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X