erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Журналистның ярты блокнотыннан бер өлеш

Декабрь аенда бик матур узган юбилей кичәсендә миңа: “Ильяс абый, син бит инде  бик күп вакыйгаларның шаһиты булган кеше. Ник шулар турында язып китап итеп чыгармыйсың?” – дип әйтүчеләр булды.

Дөрестән дә, район газетасында эшли башлавыма быел гыйнварда 47 ел тулды. Аның һәр елы үзе бер китап язарлык. Әмма мин андый әрсезлеккә бармам, һәр елдан берәр генә бит язсам да, 47 битле китап булачак бит. Китапның исеме “Без үскәндә үскән идек...” булыр кебек.

Булачак китапның кызыклырак өлешләрен “Журналистның ярты блокнотыннан” дигән рубрика астында газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Югарыда – Аллаһы Тәгалә!

Безне мәктәптә дә, университетта да бик әйбәт укытучылар укытты. Алар биргән киңәшләрнең кайберләре гомер буе ышанычлы терәк булды.

– Сезгә, булачак журналистларга, тормышта төрле хәлләргә очрарга туры киләчәк, – дигән иде без хөрмәт иткән остазыбыз Җәүдәт Акчурин. –  Сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк бер киңәшне истә тотыгыз. Менә сез урынга барасыз, мәсьәләне ачыклап, блокнотыгызны тутырып кайтасыз. Ә газетага язганда блокнотның яртысында язганнарны гына файдаланыгыз. Ни өчен шулаймы?

Менә сез тәнкыйть материалы язасыз. Ә тәнкыйть конфет түгел, аны бар кеше дә, бигрәк тә җитәкчеләр күтәрми. Газета чыкканнан соң тәнкыйтькә эләккән кеше тузгып килеп керә, фәлән-төгән итәм, ди. Сез шыпырт кына моңа блокнотның икенче өлешендә язылганнарны күрсәтәсез. Шуннан әтәчләнеп килгән кешенең кикриге шиңә дә төшә инде.

...Бервакыт бер оешманың эшчәнлеген хәйран гына тәнкыйтьләп фельетон яздым. Алай бик усал да кебек түгел иде инде, әмма җитәкчесенең җенен чыгарган бу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беркөнне баш мөхәррир бүлмәсендә ниндидер тавыш купты (безнең бүлмәләр янәшә). Мөхәррир: “Ильяс, монда кер әле!” – дип стена шакылдата. Керсәм, теге фельетонга эләккән җитәкче авызыннан төкрекләр чәчеп безнең тетмәне тетә.

– Сезнең өстә кем утыра? – ди бу түшәмгә күрсәтеп (Казандагы хуҗаны сорый, янәсе).

– Аллаһы Тәгалә! – диде мөхәррир. Теге аңлаганмыдыр бу сүзләрнең мәгънәсен?

– Анда тирләп-пешеп чәй эчеп утыралар дип язгансың! – дип һөҗүмен дәвам итә бу. Башка әйбер белән сыйланып утыралар иде, дип дөресен язсаң ни булыр иде?

Минем дә түземлек бетте. Калын блокнотны алып кереп аның икенче өлешендәге кайбер “матур эшләре” турында укып күрсәтергә туры килде үзенә. Шуннан ток суктымени – кулын селтәп тиз генә чыгып тайды бу.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X