erid:2VtzquqpS7d
Үзизоляция режимына кайту планлаштырылмый
Арча яңалыклары

Үзизоляция режимына кайту планлаштырылмый

Татарстан үзизоляция режимына кайтырга планлаштырмый

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында кырыс чикләүләргә һәм үзизоляция режимына кайтуга сәбәпләр юк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

«Соңгы тәүлектә ачыкланган 28 очрак [Covid-19 белән авыру] — хезмәт коллективларындагы, гаиләләрдәге бердәнбер очраклар. Бездә авыруның күпләп, төркем-төркем таралуы күзәтелми, бу белем бирү оешмаларындагы берничә очрак. Шуңа күрә, бүген 22, 31 авыру — әллә ни күп түгел, бу үзизоляция һәм чикләүләр режимына керү өчен нигез бирми», — диде спикер.

Патяшина әйткәнчә, авырып китүчеләр арасында даими рәвештә битлек киеп йөрүчеләр аз. Аның сүзләренә караганда, бу профилактика ысулларының нәтиҗәле булуын күрсәтә.

Татарстанда коронавирусның яңа очракларының көн саен 0,1 процентка артуы күзәтелә, ул 0,4 процентны тәшкил итә. Ике айдан артык бу күрсәткеч 0,3 процентны тәшкил иткән.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-10-2020/tatarstan-zizolyatsiya-rezhimyna-kaytyrga-planlashtyrmyy-5777028

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев