2025 елның гыйнвар–декабрь айларында Татарстандагы предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы 9,7 процентка арткан. Бу хакта республиканың социаль-икътисади үсеше турында Татарстанстат әзерләгән хисапта әйтелә.
Доклад мәгълүматларына караганда, исәпләүләргә кече эшмәкәрлек субъектлары да кертелгән. Күрсәткечләр 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырып билгеләнгән.
Шулай ук узган елда уртача айлык номиналь хезмәт хакы 90 515 сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч алдагы ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк.
Татарстанстатта билгеләп үтүләренчә, «республикада хезмәт хакының үсеше социаль-икътисади күрсәткечләр динамикасы белән бәйле».
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев