erid:2VtzquqpS7d
21 майда Татарстан территориясендә һава температурасы бераз төшәчәк
Яңалыклар

21 майда Татарстан территориясендә һава температурасы бераз төшәчәк

Моңа республикага салкынча антициклон килүе сәбәп була.

 

Синоптиклар мәгълүматына караганда, бүген һава торышы алмашынучан болытлы булачак, әмма көчле явым-төшем көтелми.

Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк. Кайбер районнарда җилнең көчәюе 13 метрга кадәр, ә Казан шәһәрендә 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +15 градустан югары күтәрелмәячәк. Көндез исә республика буенча +22…+27 градус җылы көтелә, ә Казанда һава +24…+26 градуска кадәр җылыначак.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев