Бу атнада Татарстанда Скандинавия циклоны аркасында тыныч һәм коры һава торышын болытлы һәм яңгырлы һава шартлары алмаштыра.
Шул ук вакытта, һава температурасы күтәреләчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
14 сентябрьдә төнлә +4...+9 градус һәм 15 сентябрьдә +8...+13 градус була. Ә көндез һава температурасы 13 – 19 һәм 14 – 19 градус җылы була. Моннан тыш, 15 сентябрьдә көньяк-көнчыгыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк.
Метеорологларның якынча фаразларына караганда, җомга һәм шимбә көнне – 16-17 сентябрьдә төнлә 8-13 градус җылы, ә көндез 15-20 градус җылы була. Бу көннәрдә температура фоны климатик нормадан 2-3 градуска югары була. 16 сентябрьдә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, ә 17 сентябрьдә республика буенча яңгыр явачак.
Чыганак - "Татар-информ"
Нет комментариев