erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханына нинди продуктлар алып керергә мөмкин?

Ведомствода ачыкланганча, газлы эчемлекләрне алырга ярамый, чөнки шешәне ачкан вакытта алар имтихан материалларына зыян китерергә мөмкин.

Шоколад, банан, эчә торган йогурт һәм газсыз суны үзең белән БДИга алырга мөмкин. Мондый киңәшләр Рособрнадзор белешмәсендә бар, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Ведомствода ачыкланганча, газлы эчемлекләрне алырга ярамый, чөнки шешәне ачкан вакытта алар имтихан материалларына зыян китерергә мөмкин.

Шулай ук Рособрнадзорда имтихан вакытында катнашучылар ашарга һәм эчәргә мөмкин, әмма моны башка тапшыручыларга комачауламаслык итеп эшләргә тиешләр, дип искәрттеләр. Азык-төлек төргәкләрендә биремнәрне үтәү белән бәйле бернинди язмалар яки күрсәтмәләр булырга тиеш түгел.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев