erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаделлек кайтарылды: Муса Галләмов машиналы булды

Бөтенроссия авыл сабан туеның абсолют батыры Муса Галләмовка бүген машина ачкычлары тапшырылды ( "Шәһри Казан" , Дилбәр Гарифуллина).

 

Көрәшчене иң беренчеләрдән булып без котладык һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштык. Без шалтыратканда ул Бөтендөнья татар конгрессыннан машина документларын алып чыгып бара иде.  
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов абсолют батырга машинаны тапшырырга кирәк дип әйткән һәм аның кушуы буенча миңа бүген машина тапшырдылар. Бу машина нәкъ Сабан туенда жирәбәгә уйнатылган кебек. Машина ачкычын Президент исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тапшырды. Әле дә ышанып бетә алмыйм. Минем өчен бер дә көтелмәгән хәл булды бу. Соңгы сабан туеннан соң мондый Сабантуйларда көрәшәсе килү теләге дә беткән иде. Без көрәш мәйданына батыр булып калу өчен чыгабыз, үзебезне, исемебезне таныту өчен көрәшәбез. Батыр булып та бүләксез кайту бик авыр. Ә шулай да гаделлек бар икән! Президентка рәхмәтемне әйтәсем килә. Машинам юк иде, аны мөгаен үземә калдырырмын, – диде ул. 

Муса Лаеш районында яңа эшкә урнашуы турында да әйтте. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәвамы http://shahrikazan.ru/news/sport/gadellek-kaytaryldy-musa-gallmov-mashinaly-buldy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X